Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның икенче сентябреннән башлап, диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү башланды.
Кырык өч берәмлек Лада Ларгус автотранспорт чарасы республикага федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага сатып алынды һәм кырык өч районга тапшырылды. Автомобильнең сыйдырышлыгы биш пассажир урыны, шул исәптән кресло-коляскада яшәүче гражданин өчен бер урын тәшкил итә. Әлеге автомобильнең махсус версиясе Аппарель белән җиһазландырылган, аның буенча пассажир автомобильгә коляскасы белән бергә керә ала.
Махсус автотранспорт һәм өлкән яшьтәге гражданнарны озата бару «Тылсым» комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан оператив рәвештә башкарылды.
Агымдагы чорда диспансерлаштыруны Зур Кукмара, Лельвиж, Ош-Юмья, Манзарас, Мәмәшир, Псәк авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән узган утыз алты пенсионер узды. Агымдагы ел азагына учреждениеләр тарафыннан 65 яшьтән өлкәнрәк җиде йөз алтмыштан өч кешене карау өчен китерү планлаштырыла.
