«Диңгез һәм океаннар буенча» табышмаклар турниры

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

25 сентябрь көнне балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы утырышы булып узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова Бөтендөнья диңгез көненә багышланган  «Диңгез һәм океаннар буенча» табышмаклар турниры үткәрде. Турнир  4 өлешттән тора иде: «Нәрсә белән дә булса», «Диңгез», «Кешеләр һәм диңгез», «Диңгез халкы». Кызыклы һәм мавыктыргыч табышмаклар балаларга диңгез тирәнлегендә яшәүче кальмар, кит, морж, диңгез йолдызы, медуза турында искә төшерделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International