Үзәк балалар китапханәсенең актив укучысы, 3 нче урта мәктәбенең «3Б» сыйныфы укучысы Вәлиуллина Альмира (сыйныф җитәкчесе Сәләхетдинова Г.С.) «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында уздырыла торган «Укучылар көндәлеге» җәйге конкурсында җиңүче булды. Конкурс нәтиҗәләре 20 сентябрьдә билгеле булды. Каникул вакытында ул бик күп китаплар укыды. Кызыклы комментарийлар, көндәлекне алып баруның төгәллеге Альмираның иҗат талантын, китап укуга һәм әдәбиятка мәхәббәтен күрсәтте. Ул Интернет-кибеттән балалар өчен 500 сумлык сертификат һәм диплом белән бүләкләнде.