Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 312 млн. сумнан артык.
Конкурска тәкъдим ителгән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгы арасыннан 103 КФХ 2 млн.сумнан алып 4 млн. сумга кадәр грантка ия булды. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш (8 фермер), Азнакай һәм Теләче районнарыннан (6шар фермер).
Грант алучылар нигездә ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык, товар балыгы җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү буенча терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар.
«Соңгы елларда, авыл хуҗалыгы җитештерүен Автоматлаштыру һәм кул хезмәтен техника белән алыштыру хисабына, агросәнәгать комплексы оешмаларында авыл халкы саны кими бара. Шуңа бәйле рәвештә, аларны эшкә урнаштыру, эш белән тәэмин итү, керем белән тәэмин итү проблемасы килеп баса. Яшь фермерларга ярдәм итү программасы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, авыл халкының үзмәшгульлеген тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең хезмәт активлыгын арттыруга, авыл тормыш рәвешен саклауга юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Министрлык яңа эш башлаган фермерлар акчаларының максатчан тотылуын контрольдә тота һәм бирелгән грантларның максатсыз билгеләнеше буенча грант куллану һәм (яки) дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү фактларын ачыклаганда кире кайтарылырга тиешлеген искә төшерә.
Татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1569374.htm
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы