Кукмара районының "Милосердие" тернәкләндерү үзәгеннең тегү остаханәсендә "Иң яхшы мастер" конкурсы узды. Социаль хезмәт алучылар тернәкләндерү чорында тегү буенча алган хезмәт күнекмәләрен күрсәттеләр. Тәрбияләнүчеләр эш җиңсәләрен һәм тагылмаларны тегү буенча технологик алымнары ныгыттылар.
Конкурс башында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, тегү машинасында эшләүнең төп моментларын искә төшерделәр.
«Тегү эше - сенсомоторика, глазомер, кулларның вак моторикасы үсешенә ярдәм итә, - ди хезмәт буенча инструктор Борковских Асия Кадыйр кызы .