2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. 
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Альмир Рәшит улы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызының катнашуы планлаштырыла
    Әлеге чарада катнашырга теләгән гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт)
    Әлеге кабул итүнең актуальлеген, социаль әһәмиятен исәпкә алып, булачак чара турында халыкка киң мәгълүмат җиткерүне максат итеп куйганда, әлеге чараны үткәрүдә булышуыгызны сорыйм, район (шәһәр округы) территориясендә урнашкан Муниципаль берәмлекләр, оешмалар сайтларында һәм социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү турында мәгълүмат урнаштырып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International