Марат Җәббаров Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының бердәм мәгълүмат системасын эшләү буенча эшче киңәшмә уздырды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров «Татарстан Республикасының цифрлы моделе»проектын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә уздырды. 
Фикер алышуда ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Исмәгыйлев һәм «Иннополис»университеты вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы белән цифрлы идарә итү функциональ структурасы булган бердәм мәгълүмат системасы гамәлгә кертелә. Проект авыл хуҗалыгы җитештерүе этапларын нәтиҗәле файдалану, планлаштыру һәм тикшереп тору, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне күзәтү һәм мониторинглау өчен билгеләнгән. 
Фикер алышу барышында министр урынбасары Илдус Габдрахманов, республикада чәчүлекләрне 2,8 млн. га кадәр арттырырга кирәк, дип басым ясады.
«Иннополис "университеты» АКБОның проектлар белән идарә итү бүлегенең геоинфорация системалары буенча әйдәп баручы инженеры Татьяна Решетникова, Татарстанның Саба һәм Питрәч беренче пилот районнары мисалында авыл хуҗалыгы җирләрен космик мониторинглау сервисын да кертеп, системаның барлык эш күләмен һәм функциональ мөмкинлекләрен күрсәтте. 
» Система (ТР АПК ДМС) куелган бурычларны оператив рәвештә хәл итүдә муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге белгечләр һәм җитәкчеләр өчен нәтиҗәле ярдәмче булачак, Татарстан Республикасының барлык авыл хуҗалыгы җирләренең торышын исәпкә алырга һәм тикшереп торырга, җирләрнең продуктивлыгын арттырырга, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү өчен җәлеп итү исәбенә һәм җитештерүнең рентабельлеген арттыруда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә реаль ярдәмче булачак", - дип билгеләп үтте инженер.
Очрашу кысаларында Марат Җәббаров белгечләр белән кырларны паспортлаштыру этаплары турында фикер алышты һәм республика агросәнәгать комплексының бердәм мәгълүмат системасын гамәлгә кертү эшенең төп өстенлекләрен билгеләп үтте.
Яңалыкларның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1569542.htm
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International