26 сентябрь көнне китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы «Салават күпере”иҗат клубына йөрүчеләр өчен «ТАССР ның күренекле кешеләре» дигән информацион сәгать үткәрде. Электрон презинтация күрсәтелде. Чара барышында Лилия Рәис кызы килгән кешеләрне ТАССР төзелүнең тарихы, республикабызның күренекле кешеләре, Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. Чарада катнашучылар үзләренең ТАССР белән бәйле истәлекләре, фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырдан Татарстан, туган як турында үзләре язган шигырьләрен, әсәрләрен укыдылар.