«Су – ул тормыш! " танып-белү сәгате

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

30 сентябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова 4нче мәктәпнең 5а сыйныфы укучылары өчен «Су – ул тормыш! " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга безнең тормышта суның иң зур әһәмияте, табигатьтә суның әйләнеше, су турында иң кызыклы һәм гаҗәеп фактлар  таныштырды. Аннан соң балалар «Без су турында нәрсә беләбез» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, видеофильм карадылар. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International