23 сентябрь көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә «Экстремизмга - юк» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучыларның ата-аналары өчен «Түбәтәйне бизибез» дип аталган мастер-класс үткәрелде. Ата-аналар түбәтәй тегәргә, аларны бизәклэр белән бизәргә өйрәнделәр.
Мондый чаралар үз төбәгендәге халыклар мәдәнияте белән кызыксынуны үстерә, сувенир продукциясен булдыруда сәнгать-иҗат эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыра, патриотизм һәм толерантлык хисләрен тәрбияли.
Хезмәт буенча инструктор: Борковских Асия Кадыйр кызы