“Безнең куллар тик утырыр   өчен түгел”  социаль проектын тормышка ашыру кысаларында “Мин, син, ул - бергә тату гаилә! “  дип исемләнгән балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды.

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Экстремизмга - юк» акциясе кысаларында “Безнең куллар тик утырыр   өчен түгел”  социаль проектын тормышка ашыру кысаларында “Мин, син, ул - бергә тату гаилә! “  дип исемләнгән балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә милли киемнәрдәге курчаклар, милли чигүле калфаклар һәм түбәтәйләр тәкъдим ителде.

   Барлык халыкларда да тәрбиянең төп максаты-яхшы халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклау, ныгыту һәм үстерү турында кайгырту, үсеп килүче буынга элеккеге буын тарафыннан тупланган тормыш, рухи тәҗрибәне тапшыру турында кайгырту.

       Мондый чаралар үз төбәгендәге халыклар мәдәнияте белән кызыксынуны арттыра, сувенир курчак ясау күнекмәләрен һәм иҗади осталыкларын арттыра, патриотизм һәм толерантлык хисләрен тәрбияли.

Хезмәт буенча инструктор: Борковских Асия Кадыйр кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International