Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Сезгә булган хөрмәтебез - безнең йөрәк түрендә" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты булып узды

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Сезгә булган хөрмәтебез - безнең йөрәк түрендә" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты булып узды. Концерт программасында районның яшь башкаручылары һәм сәхнә ветераннарының иҗат коллективлары чыгыш ясады. Барлык тамашачыларны да район җитәкчелеге исеменнән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Җамалиева Светлана Валентиновна котлады. Концерт тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International