«Милосердие» тернәкләндерү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ветераннар өчен «Без сезгә бәхет телибез!» исемендэге чара уткәрелде.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә  ветераннар өчен «Без сезгә бәхет телибез!»  исемендэге чара уткәрелде.

           Бәйрәмгә озак еллар тернәкләндерү үзәгендә эшләгән ветераннар җыелды. Бәйрәм программасы бик бай, эчтәлекле иде. Үзәк хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә концерт номерлары: җырлар, шигырьләр, уеннар әзерләделәр.

           Бәйрәмнең кульминацион мизгеле булып « Ахмак тычкан турында әкият» инсценировкасы булды. Ул балалар, белгечләр һәм ата-аналар көче белән куелды.

           Кунаклар "караоке" конкурсында катнаштылар һәм бик теләп яшьлек җырларын башкардылар. Ветераннар очрашуы түгәрәк өстәл артында дәвам итте - алар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде, анда алар рәхәтләнеп аралаштылар, үткәннәрне искә алдылар, бүгенге яңалыклар белән уртаклаштылар. Кунаклар өчен балалар һәм хезмәткәрләр тарафыннан истәлекле сувенирлар әзерләнгән иде. Очрашу ахырында ветераннар тормышларын балалар тәрбияләүгә багышлаган кешеләр күңелендә озак сакланырдай шундый җылы, күңелле чара өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International