"Алтын көз!" шигырь укучылар конкурсы

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

3 октябрь көнне балалар китапханәсе 9 нчы номерлы «Миләшкәй» балалар бакчасы белән берлектә “Алтын көз” шигырь укучылар конкурсы үткәрделәр. Конкурста Авыл-Чура, Поршур, Кече Чура авыллары балалар бакчаларының төрле яшьтәге балалары катнашты. Китапханә хезмәткәре Закирова Фирдания балалар өчен матур презентация әзерләгән иде, балаларга елның юмарт һәм матур вакыты, көз сынамышлары турында сөйләде.

Балалар көз турында иң матур шигырьләрне  шигырьләрен сөйләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗәләр ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International