Район мәдәният йорты иҗат коллективы "Лесхоз картлар һәм инвалидлар Интернат-йорты" нда булып кайтты

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында, район мәдәният йорты иҗат коллективы "Лесхоз картлар һәм инвалидлар Интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә хәйрия концерты белән булды.

Танышу программасында интернатта яшәүче якташларыбыз белән очрашу һәм интернат-йортта яшәүчеләр өчен зур тематик концерт булды.

Концерт тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, алар мондый концерт һәм очрашуларның даими булуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International