2019 елның 6 октябрендә «Зилант» спорт комплексында 2005-2006 елгы кызлар арасында волейбол буенча Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды.

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

2019 елның 6 октябрендә «Зилант» спорт комплексында 2005-2006 елгы кызлар арасында волейбол буенча Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда 7 команда катнашты: Зилант, Арча, Әтнә, Минзәлә, Можга1, Можга2, Теләче. Беренче урынны Можга1 командасы алды, икенче урында – Зилант, өченчедә - Минзәлә. Ралина Орлова (Зилант), Милена Сәитова (Можга1) һәм Эвелина Секунова (Минзәлә) турнирның иң яхшы уенчылары дип танылды. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International