Популяр китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән иҗади очрашу

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрь көнне Чуллы авылы китапханәсендә популяр китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән иҗади очрашу булып узды. Язучы белән очрашуга авыл филиаллары-китапханәләре хезмәткәрләре, татар әдәбиятын һәм иҗатын яратучылар җыелды. Чараны алып баручы кунакларны авторның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунаклар игътибарына Гөлсинә Галимуллинаның китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Автор кунакларны үзенең яңа китаплары белән таныштырды. Автор очрашуга буш кул белән килмәгән, карлыган үсентеләре бүләк итте,  ә китапханәчегә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.  Чара ахырында Гөлсинә Наил кызы китапханә хезмәткәрләренә чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International