Татарстан АССРның 100 еллыгы кысаларында МБУ «ү/к «Ялкын» белгечләре волонтерлар һәм клубта тәрбияләнүчеләр белән берлектә Кукмара туган якны өйрәнү музеенда күзәтү-танып белү экскурсиясе оештырдылар.
Экскурсия барышында балалар туган як тарихы, күренекле шәхесләрнең биографияләре белән таныштылар. Алар шулай ук безнең район территориясендә яшәүче төрле халыкларның (татарлар, удмуртлар, марилар, керәшеннәр) көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштылар. Экскурсия ахырында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән ТАССРның 100 еллыгы темасына әңгәмә үткәрделәр.