Кеше өчен иң зур байлык - сәламәтлек. Саулыгыбыз какшап китсә, тизрәк медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә ашыгабыз. Ярый ла, якында гына сәламәтлек саклау учреҗдениесе булса. Ләкин соңгы елларда, оптимальләштерү сәясәтен алга сөреп, күп торак пунктларда медицина пунктлары ябылган яки 2-3 авылга бер пункт калдырылган иде. Бу авыл халкын авыр хәлдә калдырды: сырхаулаган саен, әгәр чирең бик җитди түгел икән, үзәк дәваханә юлын таптап булмый бит. Эштән бушамаган авыл кешесенең моңа вакыты да юк, юл чыгымнары да үзен сиздерә. Шушы вәзгыятьне аңлап, республикабыз җитәкчелеге хәлне тамырдан үзгәртергә карар бирде - максатчан федераль программа нигезендә 2016 елга кадәр иске медпунктларны ремонтлау, җимерек хәлдә булганнарын яңарту, дәваханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү бурычын куйды. ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов билгеләп үткәнчә, быел республикада шушы программа кысаларында 19 кабул итү - диагностика, 74 фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән, 399ына ремонт ясалган.
Районыбызда да бу эш нәтиҗәле башланып китте. Булган медпунктлар төзекләндерелде. Мәчкәрә авылында һәм Кукмара поселогының Гафиятуллин урамында төзелеп килүче яңа микрорайонда фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басты. Азнакай районының "Нефтемаш" заводында җитештерелгән модульле, җылы һәм тавыш үткәрми торган биналарны шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге коллектив тиз арада җыеп-корып, җылылык, ут, су, канализация мәсьәләләрен дә уңай хәл итте. Башкарылган хезмәтнең сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел. Әнә, кызгылт-сары төстәге медпункт биналары әллә каян балкып, тирә-юньгә яктылык биреп тора кебек. Алар авыруга ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Мәчкәрәлеләр яңа медпунктка бик мохтаҗ. Чөнки элеккегесе нык искереп, ябылган хәлдә. Ашыгыч рәвештә шәфкать туташын чакырырга кирәк булса, авыл халкы Күкшелдәге медпунктка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иде. Ә поселокның Туеш микрорайоны халкы бу бүләкне үзе сорап алды дисәк тә була. Февраль аенда районыбызга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч, аңа бу микрорайонда медпункт булдыру турында үзләренең гозерләрен җиткергәннәр иде. Президент белән район Башлыгы бу мәсьәләне уңай хәл итәргә вәгъдә бирделәр. Вәгъдә үтәлде - яңа медицина офисы халыкны кабул итәргә әзер!
-Төзелгән яңа объектлар халыкка игелекле хезмәт күрсәтсеннәр иде. Кеше тормышын, туганнан алып бакыйлыкка күчкәнче, сәламәтлек саклау учреждениеләреннән башка күзаллау мөмкин түгел. Бу медицина пунктларында халык кирәкле ярдәм алыр, үзенә шифа табар дип өметләнәбез, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин әлеге тантаналарда.