Әсән-Елга авылында төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм модельле китапханә ачылды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Әлеге эшләр республика программасы буенча һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында башкарылды

Әсән-Елга авылында сөенечле зур вакыйга булды. Биредә республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә үзенең ишекләрен ачты. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, якташыбыз, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, “Ватаным Татарстан”, “Көмеш кыңгырау” газеталары, “Ялкын” журналы редакциясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.

-Республика программаларында бик теләп катнашабыз. Үзенең икенче яшьлеген кичергән әлеге мәдәният йорты да нәкъ менә программа буенча һәм иганәчеләрнең ярдәме белән төзекләндерелде, анда яңа җиһазлар кайтты. Ә инде китапханә исә федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына эшләнде. Ул районда иң заманча китапханә хәзер. Биналар беркайчан буш тормасын, аларга халык теләп йөрсен һәм рухи азык тупласын, үзенә кирәкле мәгълүматны алсын иде. Бәйрәм белән барыгызны да, - дип район башлыгы үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Мәдәният йортында төзекләндерү эшләрен Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге “Стройком Плюс” җәмгыяте егет-кызлары башкарды. Бинаның ике катында да идән-түшәм, стена, тәрәзәләр тулысынча яңартылды, җылылык үткәрелде, ут чыбыклары алыштырылды. Кыскасы, биредә төзүчеләрнең кулы тимәгән бер генә почмак та калмады.

Ә инде китапханәгә керсәң, бөтенләй дә чыгасың килерлек түгел. Анда интерактив идән, телевизор, “Мини-шәһәрчек” дигән йомшак келәм һәм уңайлы урындыклар белән җиһазландырылган балалар зонасы оештырылган. Шулай ук биредә татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карарга, аудиокитаплар тыңларга мөмкин. Дискуссия, түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмә кору өчен дә шартлар тудырылган, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә махсус уку зонасы булдырылган, начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән дә китаплар бар. Китапханәгә кереп заманча компьютерлар артында да үзеңә кирәкле мәгълүматны таба аласың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International