Дуслык әйлән-бәйләне "халык уеннары фестивале"

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрьдә балалар китапханәсендә балалар өчен «Дуслык әйлән-бәйләне» дип исемләнгән традицион халык уеннары фестивале узды. Чара «Халыклар дуслыгы йорты" муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Гәрәева Гөлнара Закирҗан кызы чыгышы белән башланып китте.

Китапханәче Закирова Фирдания матур презентация күрсәтте, Россиянең 190дан артык халык яши торган күпмилләтле дәүләт булуы, аларның һәркайсының үз тарихы барлыгы турында сөйләде. «Бердәмлектә  безнең көч» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Фестивальдә 6 нчы номерлы «Салават күпере», Әсән-Елга, Каенлык, Кня-Баш, Поч-Кучук, Пычак авылы балалар бакчасына йөрүче төрле яшьтәге балалары катнашты.   Алар район территориясендә яшәүче татар, рус, удмурт һәм мари халкының традицияләре, гореф-гадәтләре, милли киемнәре белән таныштырды. Шулай ук төрле халык уеннарында катнашты, җырлы-биюле уеннар башкарды. Барлык балалар бакчаларына да дипломнар тапшырылды.

Мондый уртак эш кечкенәдән балада Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч бирә, төрле милләт халыкларының мәдәнияте турында балаларның күзаллауларын киңәйтергә һәм дөньяны эстетик яктан кабул итүне үстерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International