9 ноябрь көнне «АТЛАНТ» бинасында Лубян авылының төрле яшьтәге кешеләре арасында шахмат-шашка турниры узды. Мондый төрдәге уеннар белән шөгыльләнү балаларның интеллектуаль үсешенә зур йогынты ясый. Шахмат-шашка да сихри үзенчәлеккә ия, балалар әлеге уеннар белән бик теләп шөгыльләнәләр.
Турнирга иң кызыклы уенчылар җыелды. Уен катнашучылар өчен китерә, күп шатлык һәм удовольствия. Бу уен гына түгел, ул – спорт, сәнгать, фән. Турнир дустанә шартларда узды.
Уен ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Турнирда 20 бала һәм 10 олы кеше катнашты. Укучылар арасында шашка һәм шахмат буенча Садыйков Л., Хәкимов Д., Ситдыйков Д. җиңүчеләр булдылар. Шахмат сөючеләр арасында өлкән буын Блохин в., Мамлеев Р., Закиров М..