21 ноябрь көнне үзәк китапханәдә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы, китапханәче-педагог Салихова Фәнисә Мәснәви кызы белән берлектә Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназияның 8 нче класс укучылары өчен ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан Республикасы турында без нәрсә беләбез?» дигә викторина үткәрде. Укучылар Татарстан тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре һ.б. өлкәгә караган сорауларга җавап бирделәр. ТАССР ның 100 еллыгына китап күргәзмәсе күрсәтелде. Актив балаларга грамоталар, истәлекле медальләр тапшырылды.