21 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Тарихта без эзлебез" республика конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста ун районнан вәкилләр катнашты. Барлык катнашучылар да абруйлы жюри алдында үзләренең шәҗәрәләрен сәнгать формасында күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара районыннан Мансуровлар династиясе яулады, ул Казан шәһәрендә финал этабында катнашачак.