Кукмара Никахлашу сараенда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 22 ноябре, җомга

Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Манзарас урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне узды.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия балаларны ГХАТ бүлегенең күпкырлы эше белән таныштырды, бүлек бурычлары һәм функцияләре нидән гыйбарәт булуын сөйләде. Тантаналар залында балалар белән «хәзерге дөньяда гаилә һәм гаилә кыйммәтләре»темасына тренинглар үткәрелде. Очрашуга шулай ук опека һәм попечительлек бүлеге белгече Гомәрова Лилия һәм психолог Зәкиев Артур чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International