21 ноябрь көнне Кукмара муниципаль районының «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында " Бу - минем әнием!» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды.
Чараның максаты - балаларда иң кадерле кешегә - әнигә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, балаларда һәм әниләрдә бәйрәм кәефе булдыру.
Барлык әниләр дә портретларда бик төрле килеп чыкты. Әмма алар барысы да үзенчә матур иде, чөнки балалар үз рәсемнәрендә әниләренә булган мәхәббәтләренең бөтен көчен тапшырдылар.
II - коррекцион төркем тәрбиячесе Яковлева Г.В.