Сәрдекбаш авылында яңа ФАП ачылды

2019 елның 22 ноябре, җомга

ФАП Уразай, Сәрдекбаш һәм Каенлык авыллары халкына – барлыгы 648 кешегә хезмәт күрсәтәчәк

Сәрдекбаш авылында сөнечле вакыйга булды: биредә яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты үзенең ишекләрен ачты. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Руслан Димитриев, җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, авыл халкы катнашты.

-ФАП ачылу – авыл өчен зур вакыйга. Әлеге сәламәтлек пункты илкүләм проект кысаларында сафка басты. Бинаның игелеген күрегез, биредә авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрергә язсын, - дип район башлыгы үзенең изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International