“Кыш Бабайның туган көне”

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

18 ноябрьдә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Кукмара районының "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә дә балалар бу бәйрәмнән читтә калмады. Алар Кыш Бабайның "туган" тарихы, нинди киемнәре, нинди шәһәрдә яши, нинди бүләкләр алырга ярата, ә иң мөһиме - яңа ел алды уеннары белән таныштылар. Һәм традицион "Каравай" әйлән-бәйләне, котлаулар, табышмаклар белән шигырьләр, чыршы бизәүләре турында күңелле сорауларга җаваплар булды.

          Бәйрәм ахырында һәр бала Кыш бабайга котлау язды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International