27 ноябрь көнне Кукмара муниципаль районының «Милосердие» тернәкләндерү үзәге "Мин үз милләтем турында нәрсә беләм. Кукмара районында яшәүче милләтләр турында» дип аталган интерактив шөгыль үткәрелде.
Чараның максаты-балаларның Кукмара районында яшәүче халыкларның милли мәдәнияте, телләре, гореф-гадәтләре турындагы белемнәрен киңәйтү.
Балалар удмурт, татар, рус, мари киемнәреннән киеп карадылар. Алар үзләренең туган телләре, гореф-гадәтләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Туган телләрендә шигырьләр һәм хикәяләр сөйләделәр. Барысына да рус, татар, удмурт сөйләмен тыңлау кызыклы булды. Балалар башка телнең яңа сүзләрен, фразаларын кабатларга тырыштылар. Дәрестә алар Кукмара районының милли колоритын тулысынча тойдылар.
Дәрес бик мавыктыргыч, эмоциональ, мәрхәмәтле булды. Ахырда барлык катнашучылар да, милләтенә карамастан, бер-берсенә дус, тату яшәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.