4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне

2012 елның 2 ноябре, җомга
Ноябрь аенда билгеләп үтелүче истәлекле көннәр тормышыбызның нигезен тәшкил итүче, җәмгыятебезнең яшәү рәвешен чагылдыручы сәяси, социаль һәм әхлакый сыйфатларның әһәмиятен тагын бер тапкыр ассызыклый. Бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без - көчле халык. Иңәһәмиятлесе - барыр кыйблабыз ачык, туры булсын. Тормышыбызда дөрес юл табабелү үз кулыбызда, диелә котлауда.
 Районыбыз халкы әлеге истәлекле көннәрне
бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында халык хуҗалыгының һәр тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде.
Киләчәккә булган планнарыбыз өметле һәм алар көндәлек
тырыш хезмәт белән тормышка ашырыла. Халыкның тормышкөнкүрешен яхшыртуга, эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә, авылларда гаилә фермалары сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Тырыш, һөнәрле, һәр яңалыкны теләп кабул итә торган кукмаралылар эшмәкәрлек белән киң шөгыльләнәләр. Киләчәктәдә уңышлар юлдаш булсын, һәр туар таңга сөенеп, көнне файдалы итеп үткәрергә язсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телим.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International