2019 елның 4-6 декабрендә Казан шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең бокс бүлеге тәрбияләнүчеләре (тренеры Алексей Гоглев) 2002-2003 елгы кызлар һәм 2004-2005 елгы кызлар арасында бокс буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар. 46 кг авырлык категориясендә Арина Кибякова көмеш призер булды , 57 кг авырлык категориясендә Диләрә Нурмөхәммәтова(А. М .Булатов исемендәге лицей) бронза медаль яулады. Без тәрбияләнүчеләребезне котлыйбыз, укуда һәм спортта уңышлар телибез.