2019 елның 6-8 декабрендә Киров шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге тренеры Марес Бадертденов шәкертләре самбо буенча «Динамо» җәмгыятенең Бөтенроссия ачык ярышларында катнаштылар . 56 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Ильяс Баһаманов җиңүче булды(1нче гимназия), 48 кг.га кадәр авырлык категориясендә Ранил Газизуллин ( А. М .Булатов исемендәге лицей) бронза призеры булды. Укучыларыбызны котлыйбыз, укуларында һәм спортта уңышлар телибез.