"Галактика" балалар иҗаты үзәгендә Татарстан Республикасының Яшь Гражданнары Форумы булып узды. Форумда 12-18 яшьлек 111 укучы катнашты. Катнашучылар Кукмара районы территориясендә тормышка ашыру өчен үзләренең кызыклы идеяләрен һәм проектларын тәкъдим иттеләр. Форумның пленар утырышында район башлыгы урынбасары Кәримуллина Р.Ә., мәгариф идарәсе җитәкчесе Мансуров Р. М. һәм аның урынбасары Иванова И. В., яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе Кашапов И. Ш. һәм аның урынбасары Шәрәфиева С. П. составындагы район җитәкчелеге белән очрашу булды. Форум эше нәтиҗәләре буенча укучыларның Кукмара районын үстерү һәм яхшырту буенча иң яхшы тәкъдимнәре белән Резолюция кабул ителде.