Ядегәр авылы китапханәчесе Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан 4 сыйныф укучылары белән “Һөнәрем минем- китапханәче” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.Укучыларга китапханәченең хезмәте һәм ул һөнәрнең кызыклы, шул ук вакытта бик тә җаваплы булуы турында әйтеп үтелде. Бәлки укучыларның кайберәүләре кызыксынып киләчәк юлын нәкъ менә шул һөнәр белән бәйләр дип ышанасы килә.