15 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә "Яхшылык илендә маҗаралар" дип исемләнгән уен программасы булып узды. Әлеге чарага «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар чакырылган иде. Чара башында китапханәче Фирдания Закирова балаларга игелеклелек, әдәплелек, тәрбиялелек кебек кешелеклелек сыйфатлары турында сөйләде. Соңыннан балалар яхшылык иленә сәяхәт иттеләр, анда балалар сәламләү сүзләрен искә төшерделәр, яраткан әкият персонажларын искә төшерделәр ("Крошечка-Хаврошечка", "Теремок", "Цветик-семицветик" һ.б.). Балалар "мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам ит" дигән уен уйнадылар, яхшылык, тәрбиялелек һәм әдәплелек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Балалар яхшылык турында клип тыңладылар, мультфильм карадылар. Чара «Яхшылык тәрбияләүче китаплар» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.