...Залдагы халыкның күплегеннән хәйран калырлык иде. Ник бер буш урын булсын... Аңлашыла да - җыр-моң сөючеләргә рәхәтләнеп ял итәргә, рухи азык тупларга менә дигән җай бит! Бәйрәм Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Калейдоскоп" төркеме, "Выше радуги" җыр ансамбле, Сөмбел Әхтәмова һәм Диләрә Бәшировалар дуэты, Камилә Фәттахова, Алена Сабироваларның чыгышлары белән башланып китте. Барлык әниләрне, ак яулыклы әбиләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиева котлады, үзенең изге теләкләрен юллады.
Кукмара өченче урта мәктәбе укытучысы Гөлнара Шаһабиеваның быел икенче баласы - улы Самат дөньяга килә. Аңа бәйрәмдә тантаналы рәвештә "Ана капиталына сертификат" тапшырылды.
"Тиңдәшләр" керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Анфиса Алексеевнаны районда белмәүчеләр сирәктер. 1986 елдан клуб мөдире вазыйфасын алып бара, ансамбле белән район һәм республика күләмендә оештырылган барлык бәйрәмнәрдә актив катнаша. Клубта үзешчән сәнгать түгәрәкләре (вокал, драма, бию, нәфис сүз) эшләүдә дә Анфиса ханымның өлеше зур. Актив, авылдашлары арасында ихтирам казана, үз эшенең чын остасы ул.