Армрестлинг чемпионнары

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Екатеринбург шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелегенең соңгы көне тәмамланды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 500 дән артык спортчы катнашты. ТР җыелма командасы составында МБУ "Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" нең 5 тәрбияләнүчесе чыгыш ясады. Аларның өчесе РФ җыелма командасы составына кертелгән һәм Ауропа беренчелегендә һәм дөнья беренчелегендә илебез данын яклаячак. Безнең команданың гомуми нәтиҗәсе: 4 алтын, 3 көмеш, 1 бронза медаль. Җиңүчеләрне билгеләп үтик: Әминова Диана 1 урын-сул кул, уң кул һәм гомуми нәтиҗә; Гайнанова Динә уң кул - 1 урын, сулдан-3 урын, Гомуми нәтиҗә-2 урын; Гыйлемуллина Таңсылу уң кул-2 урын, Гомуми нәтиҗә-2 урын. Педагог Габдрахманова Рузия Мансур Кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International