Узган атнада С.А. Әхтәмов исемендәге Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча БДИ - 2020не тапшыру процедурасын сынап карадылар. Бүгенге көндә районда 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 9 укучы Инглиз теле буенча БДИ тапшырырга теләк белдергән. Сынау тестын үткәрү көнендә 7 укучы катнашты. Апробация барышында авторизация, матбугат һәм сканерлау станцияләре программа белән тәэмин итү сыналды.