"Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" бөтенроссия акциясе

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

22 февральдә 12 сәгатьтә Кукмара муниципаль районында ППЭ 3305 базасында (С.Ә. Әхтәмов исемендәге Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбе) "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" бөтенроссия акциясе узды. Акция Хәтер һәм Дан елына багышланган. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары үз балалары белән урыннарын алыштыра һәм БДИның бөтен процедурасын уза алдылар. Акциядә катнашучыларның барысы өчен дә максималь якын булган шартлар тудырылган: паспортны тикшерүдән алып металл детектор аша узудан, имтихан нәтиҗәләрен алганчыга кадәр. 
Әти-әниләрдән тыш, бу көнне Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Кәримуллина Рәвия Әбдулл кызы, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ганиева Диләрә Хәким кызы тарих фәненнән имтихан тапшырды. Акциядә йөздән артык кеше катнашты. 
Чарада күрергә мөмкин иде:
- БДИда теркәлү ничек уза һәм аудиторияләрдә утырту оештырыла; 
- БДИда катнашучыларның эш урыннары ничек күренә;
- 2020 елда тарихтан БДИның КИМы ничек күренә; 
Сынау имтиханы тәмамлангач, «2020 елда БДИ оештыру үзенчәлекләре» акциясендә катнашучылар өчен түгәрәк өстәл узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International