Район башлыгы Сергей Димитриев: “Игенчелектә сынатмас өчен яңалык кертүдән курыкмаска кирәк!”

29 июль 2020 ел., чәршәмбе

Кукмара районында узган күчмә семинар барышында кырларның торышы белән таныштылар. Быел һава шартларыннан зарланып булмый: шифалы яңгырлары да яуды, кояшы да мулдан булды. Хәзер игенчелектә төп максат - игеннәрне югалтуларсыз үзвакытында җыеп алып урнаштыру. Ә быелгы уңыш, күз тимәсен, мул булырга охшап тора. Район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин, “Россельхозцентр” оешмасының Кукмарадагы җитәкчесе Айдар Шакиров, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар катнашында үткән күчмә семинар вакытында районыбыз кырларының, чынлап та, өметле булуына сокландык. “Республикада безнең район сөт җитештерү буенча лидерлар рәтендә бара. Ә кырчылыктагы уңышлар турыдан-туры терлекчелек белән бәйле. Шуңа күрә игенчелектә дә сынатмас өчен, барлык технологияләрне төгәл үтәргә, яңалык кертүдән курыкмаска кирәк. Бу - бүгенге көн девизы”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

фото: Фаниль МАРСУТДИНОВ
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International