Эшче төркем Кукмара районында социаль объектларны тикшерә

8 август 2020 ел., шимбә

Бүген төркем Күкшел авыл җирлегендә булды. Авыл җирлекләрендә социаль объектларның торышын, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү максатыннан районда эшче группалар төзелде. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем бүген Күкшел җирлегендә булып, Мәчкәрә урта һәм коррекция-интернат мәктәпләрендә, Күкшел балалар бакчасында, медпунктларда, клубларда, кибетләрдә коронавируска каршы санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше, уку йортларының әзерлеге белән танышты. «Авыл халкының иминлеге беренче чиратта урыннардагы социаль объектларда куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә, профилактик чараларның сыйфатлы башкарылуына бәйле», - дип билгеләп үтте Равия Каримуллина. Комиссия шулай ук мәктәп яны бакчаларында оештырылган эшкә бәя бирде.

Фото: Гөлгенә Шәрипова/ «Хезмәт даны»
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International