«Кукмара итекләре» фестиваленең программасы

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Программада иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар, ярышлар, татар эстрадасы артистлары катнашында концерт һәм башкалар бар.

2021 елның 5 гыйнварында Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында районара «Кукмара итекләре-2021» фестиваль-күргәзмәсе (#ITEKFEST) үткәреләчәк. Программада:

-10.30-12.00 – катнашучыларны теркәү, күргәзмәләрне, сәүдә нокталарын урнаштыру, төшке аш.

-12.00-15.00 – «Осталар шәһәре» ( иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар).

-12.30 – фестивальне тантаналы төстә ачу.

-13.00-16.00 – район командалары арасында ярышлар.

-16.15 – җиңүчеләрне бүләкләү.

-16.30-18.00 – татар эстрадасы артистлары катнашында концерт.

Ярышларга 6 кешедән торган (3 хатын-кыз + 3 ир-егет) командалар чакырыла. Командалар өчен төп шарт – итек пары формасында ике зур фигура булу. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнәчәк һәм аларга дипломнар, акчалата сертификатлар, «Кукмара итекләре» сәүдә брендының истәлекле бүләкләре тапшырылачак.

Заявкалар 31 декабрьгә кадәр 8(84364) 2-61-51, 2-70-60 телефоннары аша яки kukmor – ok @ yandex.ru электрон адресы аша кабул ителә.

Фестивальнең положениесе белән сылтама аша кереп танышырга була

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International