«Хайваннар – китап геройлары» әдәби уен

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2в сыйныф укучылары өчен «Хайваннар – китап геройлары» дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Китапханәче Гөлфия Хафизова балаларны рус һәм чит ил язучыларының табигать һәм хайваннар турындагы китаплар белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм биремнәрдә катнашып, бик яхшы белемнәр күрсәтте, кызыклы видеоролик карады. Соңыннан балалар китапханә буйлап экскурсия ясады һәм төрле уеннар уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International