«Яңа ел серпантины» уен программа

2020 елның 18 декабре, җомга

18 декабрьдә балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова 2 нче номерлы «Гөрләвек» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Яңа ел серпантины» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар матур презентация карады, бәйрәм тарихы, Яңа ел чыршысы барлыкка килү турында күп кенә кызыклы фактлар белде, Яңа ел турында китаплар белән танышты, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмакларга җавап бирде, видеоклип карады, караокега җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International