19 декабрь көнне «Зилант» спорткомплексында 2008-2009 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча ООО «Намус Плюс» призына Кукмара муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ачылу тантанасында ветераннарны хөрмәтләү булды: алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм ООО«Намус Плюс» исеменнән бүләкләр тапшырылды. Беренчелектә 4 команда катнашты: А.М.Булатов исемендәге лицей, Кукмара 4нче урта мәктәбе, Манзарас урта мәктәбе, Зур Кукмара урта мәктәбе. Җиңүче булып Манзарас урта мәктәбе командасы чыкты, 2 һәм 3 урыннарны Кукмара 4нче урта мәктәбе һәм лицей командалары бүлеште. Җиңүче Команда һәм призерлар кубоклар, грамоталар һәм медальләр, татлы призлар белән бүләкләнде.