20 декабрь көнне «Зилант» спорт мәктәбендә Илдар Бәдретдинов истәлегенә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышларда 4 команда катнашты: Яр Чаллы-1, Яр Чаллы-2, Йошкар-Ола, Кукмара. Турнирда Йошкар-Ола командасы җиңде , икенче урында - Кукмара , өченчедә – Яр Чаллы(Орион). Җиңүче Команда Кубок, грамоталар , медальләр, акчалата һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Призлы урыннар яулаган командаларга грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.