20 декабрь көнне «Зилант» » спорткомплексында 2011-2013 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында йөзү буенча « Яңа ел стартлары»ачык беренчелеге булып узды.

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

20 декабрь көнне «Зилант» » спорткомплексында 2011-2013 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында йөзү буенча « Яңа ел стартлары»ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда Кукмара, Балтач , Байлар Сабасы, Мамадыш шәһәрләреннән 100 дән артык бала катнашты. «Зилант» мәктәбе командасы үз узышларында Мария Федотова, Рүзәл Мигразов, Рузилә Нуриева, Илзия Ибәтуллина, Булат Сибгатуллин, Раяз Галимуллин, Эмиль Хәбибрахманов, Әмир Фәсхетдинов,Тимур Захаров, Зилә Зарипова, Никита Вәлиев, Назлыгөл Газизҗанова, Кәрим Фәйзрахманов, Эльвина Әхмәтова,Тимур Галимуллин, Әмилә Мөхәммәтова,Алинә Куракина, Ралина Шакирова, Евгений Бурмистров җиңүче һәм призер булдылар. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International