2020 елның 18 декабрендә Казан шәһәрендә 2020 елгы яшьләр арасында эшкуарлык, кулланучылар һәм финанс грамоталылыгы буенча IV республика олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Олимпиада 3 этаптан торды. 1 турда укучылар дистанцион режимда тест эшләрен башкардылар. 2 турда Түбән Кама шәһәрендә республика турында катнашырга чакыру алган укучылар тест һәм язма эш башкардылар.
"А.М. Булатов ис. күппрофильле лицей" МББУның 10 нчы сыйныф укучылары Зарипов Булат һәм Әһлиуллина Диләрә призерлар булдылар. Укучыларны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гарипова Ландыш Габделфәрт кызы әзерләде. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.