24 декабрьдә балалар китапханәсе хезмәткәрләре Баһавиева Алсу һәм Закирова Фирдания башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде. Балалар Кыш бабай турында легенда тыңлады, уеннар уйнады, викторина сорауларына җаваплар бирде, яңа ел турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады.
Китапханәбезнең директоры Касыймова Резида Хакимулла кызы “Мәдәни көндәлек” проекты буенча урын яулаган укучыларга дипломнар тапшырды. Киләчәктә балаларга саулык-сәламәтлек теләде һәм әлеге проектта алдагы елларда да актив катнашырга чакырды. “Китап укырга яраткан бала бик белемле була. Килчәктә дә китапханәбездә көтеп калабыз”,-диде ул.