2020 елның 18-21 декабрендә Кстово шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге тренеры Марес Бәдертдинов тәрбияләнүчеләре 2003-2005 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнаштылар. Альберт Шәңгәрәев 79кг авырлык категориясендә 3 урын алды, Максим Исаев 53кг авырлык категориясендә 2 урын алды, Газизуллин Ранил 49кг авырлык категориясендә 5 урын яулады.спортчыларны һәм тренерны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм Россия чемпионатында һәм беренчелегендә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!